Сүз башы
Монда бернинди хәбәр юк. Монда берни дә төзәтелмәячәк, берни дә җимерелмәячәк. Аңлатма да, нәтиҗә дә алда түгел. Бу — бервакыт тавыш булган сүзләр җебенең ычкынган очы. Бервакыт җир йөзенең монда-тегендә, дөнья киңлегенең бер почмагында, ә бәлки бары тик кешенең хыялында гына яңгыраган тавышлар. Хәзер, бу юллар синең күз алдыңнан узганда, ул тавышларның кайнары күптән сүрелгән, һәм бары тик аларның күләгәсе генә кәгазь битендә калган. Барысы да тынган. Бөтен тавышлар, бәлки шул бөтен дөнья да, аның кешеләре белән бергә. Бәлки хәтта бу тавышларны кәгазьгә төшергән акыл да инде күптән сулыш алмыйдыр. Син бу җөмләне укып узган шушы мизгел ничек узса, китапның бөтен мизгелләре дә шулай узды. Дөнья хәбәрләренең кайнар гөрелтесендә, монда язылмаган булсалар, югалып калачак мизгелләр һәм рәсемнәр. Алар минем дөньям белән синең дөньяң арасында күпер булсын өчен язылды. Минем дөньямнан — бу җөмләләрне язган мизгелдә — синең дөньяңа, аларны укырга утырган мизгелдә, сузылган күпер. Мин бу яктан сүзләр җебен чишәм, син ул яктан аны җыясың. Бала чактагы кебек, Маман иске киемнәрнең йөнен сүткәндә, без аның җебен алып, йон өелеп калмасын өчен, өй тирәли әйләнә идек. Бәлки синең буыныңа бу йон-җеп дөньясы берничә ел соңрак килгәндер, ләкин күз алдыңа китер: беркайчан, дөньяның бер почмагында, балаларның шатлыгы шулай булган. Хәзер мин сүзләр җебен чишәм, син аны ал да, үз дөньяңа алып кит, шунда, минем дөньямда, өелеп калмасын өчен.